Facebook
меню

Дидактик карточкалар. Кошлар

Дидактик карточкалар. Кошлар
  • 4.61
    -
    +

Дөньяда ун меңнән артык төрдәге кош бар. Татарстанда орнитологлар өч йөз биш төрдәге кош яшәгәнлеген ачыклаганнар. Шуларның утызлабы безнең белән кышлый, җылы якларга очып китмиләр. Сиксән дүрте Кызыл китапка кертелгән, алары сирәк очрый.
Туган җиребезнең ике табигый зонада урнашуы сәбәпле, бездә тайгада яши торган кошлар да (көртлек, кара тукран, боҗыр), далада яши торганнары да (дала бөркете, соры көртлек) очрый. Соңгы елларда элек күренми торган кошлар: ак челән, баклан һ. б. да очрый башлады.
Кошлар кешеләргә якын урыннарда да, паркларда, урманнарда-кырларда яши, сулыкларны, сазлыкларны, кыя-тауларны да үз итә. Татарстанда кошларның иң күп төре Лаеш районындагы Идел-Кама тыюлыгында тереклек итә.
Әлеге карточкаларда без, Татарстанда кышлый торган, яз җиткәч кире әйләнеп кайта торган кошлар белән беррәттән, соңгы елларда бездә дә күренә башлаган (әлбәттә, шәхси зоопаркларда яки фермаларда) экзотик кошларны да тәкъдим итәргә булдык.
Кошлар дөньясы тагын да ныграк кызыксындырса, үсә төшкәч, Татарстан Республикасындагы кошларның атлас-билгеләгечен табып укый алырсың. Әлеге атласны орнитологлар
И. Рәхимов белән А. Мосолов төзегән.